Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Һәрчак беренчеләрдән булып...

Ринат Ибәтуллин – авыл патриоты, Кенәбашның асыл улы.

Кырмыскадай тырышып эшләп, үзе өчен генә түгел, авылдашлары өчен дә файда китерүче авыл патриотлары һәрбер җирлектә бардыр. Кенәбашның шундый асыл егете – ул Ринат Ибәтуллин. Мондый эш сөючәнлек аларның нәселләренә хас сыйфат. Кечкенәдән әти-әниләрдән Люция һәм Зиннәт абыйлар турында ишетеп үстек, авылда телевизорларның да яңа барлыкка килә башлаган чорында бары алар гына әлеге зәңгәр экранлы тартманы булдырып, авылдашларын үз өйләренә җыя торган булганнар. Әти-әнидән килгән юмартлык Ринат абыйда да мулдан. Рәсүлә апа белән матур гаилә корып, ике бала тәрбияләп үстерделәр, бүгенге көндә инде оныклар сөеп, алар өчен могҗизалар кыла патриотыбыз. Шул телевизор заманына кайтып Ринат абый истәлекләре белән дә бүлешә: “Егет чакта авылдашларның телевизорларын да ремонтлап йөрдем. Белеп түгел инде, берәр җирен селкеткәч күбесе күрсәтә башлый иде”.
... Кайчандыр бар авылына бер телевизор булган кебек, без мәктәптә укыганда да компьютер авылда берәү – сыйныфташым Рәнистә генә иде. Берәр гозеребез төшсә, гел аңа мөрәҗәгать итәбез, ә ул әтисе сыман юк дия белми, бары сабыр гына ярдәм итә. Шул мәктәп елларында сыйныфыбызга берәр ярдәм кирәк булса да янәшәбездә Ибәтуллиннар гаиләсе булды. Үз-үземне белә башлаган еллардан да Ринат абый күптөрле эшләрдә кайнашты. Югары белемле инженер булып ул хезмәт юлын СМУда мастер булып башлый, аннан соң колхозда инженер вазифасын башкарды, авыл җирлеге башлыгы да булды, автосервис та эшләтте, җирләр алып бәрәңгесен, ашлыгын, печәнен дә үстерде, менә хәзер үз хуҗалыгында пилорама ачып, берничә кешене эшле итеп, әлеге кәсепне җәелдерә. 
– Ринат абый, элек-электән сезнең гаилә авылдашларга ярдәм итүче буларак данлыклы. Әлеге сыйфат чыннан да буыннан-буынга күчәме?
– 1974 елда әти бу як авылларда беренчеләрдән булып “Жигули” алды. Шул машина белән башта әти, аннан соң мин бик күп егетләргә кыз алып кайттык. Төнлә хастаханәгә берәр кешене төшерәсе булса да, авылыбызга яңа туган сабыйны алып кайтасы булса да “Жигули” ярдәмгә килде. Әти үзенең колхозныкы булган йөк машинасы белән авылдашларның бөтен йомышларына булышты. Аннан күреп үсеп мин дә кешеләргә булышырга өйрәндем. Кемгәдер ниндидер яхшылык эшли алу рәхәт бит ул. Хәзерге көндә авылдашларны соңгы юлга озатканда үземнең пилорамада эшләнгән материаллар белән дә ярдәм итәм.
– Балаларга булган ярату, үземнекеләр, башкалар дип бүлеп карамау нәтиҗәсе – авылыбыз уртасында һәркемне кызыктырырлык итеп эшләнгән балалар мәйданчыгын һәм оныгыгызга мини трактор ясап бирү идеяләре кайдан килде?
– Җайлап бабай да булып киләм бит. Бүгенге көндә өч онык яратабыз. Шулар өчен бигрәк тә тырышасы килә. Оныгым Тимерхан техниканы бик ярата, мини трактор ясау теләгем дә аның хакына булды. Бер елдан әлеге тракторны үзе йөрерлек итеп ясап бетерергә исәп. Икенче онык машиналар белән кызыксына, анысына карт (кечкенә машина) ясарга дигән уй-хыяллар белән янам. Ә инде балалар мәйданчыгына килгәндә, Карадуганныкын күреп йөреп туган фикерләр ул. Безнең авыл балалары да моңа лаек бит, дип тотындым. Фикердәшләр дә табылды, шөкер. 
Сабантуйлар, Яңа еллар вакытында иганәчелек ярдәме күрсәтү, ятим балага чаңгы һәм тимераяк бүләк итү, кем генә нинди гозер белән килсә дә һәрчак булышулар болар бар да Ринат абыйның асыл гамәлләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл патриоты