Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Һәрчак янәшә булыйк

Әтисе белән әнисе улларын җәй көне гел әби-бабайсына алып кайтканнар.

Бераз үскәч ул әти-әнисенә әйткән:
- Сез нәрсә, гел мине бала-чагага санап, мин бит инде зур. Әбигә үзем дә кайта алам!

Күп кенә сүз көрәштерүләрдән соң әти- нисе риза булган. Менә алар аны озатырга төшкәннәр. Перронда әллә ничә мәртәбә киңәшләрен биргәннәр.
- Беләм, беләм, 100 әйттегез бит инде.
- Улым, алай- болай юлда куркыныч яки начар булса ,- дип әтисе улының кесәсенә нәрсәдер тыккан.

Малай юлга кузгалган, тәрәзәдән юлны күзәтеп барган. Тирә- якта ят кешеләр, шаулыйлар, этешәләр- төртешәләр, керәләр, чыгалар. Проводник та малайга бер кирәкмәгәнгә кисәтү ясаган. Әнә берсе әллә нинди күзләре белән карый. Кинәт малайга куркыныч булып киткән. Һәм торган саен үзен кызганыч итеп хис иткән. Куркуыннан почмакка елышкан, күзләренә яшь тулган. Һәм шул вакытта ул әтисенең кесәсенә нәрсәдер тыкканын исенә төшергән. Калтыранган куллары белән ниндидер кәгазь кисәген тартып чыгарган...

- Улым, борчылма яме, мин күрше вагонда...

Тормышта да нәкъ шулай. Ышаныч белдереп без балаларны чыгарып җибәрергә һәм һәрвакыт, куркыныч булганда янәшә вагонда булырга тиеш!

Исән чакта- янәшә булырга!

Чыганак: #ШатКөшкәтбаш

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тәрбия тормыш