Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Редакция кунаклар кабул итте. Гади генә кунаклар түгел...

Бәйрәм алды көннәрендә һәр йорт кунакка Кыш бабай килә, күп итеп бүләкләр, ихлас теләкләр алып килә. Ә менә редакциябезгә Яңа ел алдыннан Кыш бабай түгел, ике хәрби егет кунакка килде.

Алар килеп керү белән бүлмәләребез тагын да яктырып киткән кебек булды. Үзләре яшьләр, чибәрләр, төз гәүдәле, киемнәре... Күзләр тимәсен. Кунак егетләребез – Көшкәтбаш егете Илсаф Нуриев белән Балтачтан Ильяс Садыйков.

Илсаф Рязань шәһәрендәге В.Ф.Маргелов исемендәге хәрби югары һава-десант командирлар училищесының соңгы курсында укыса, Ильяс Вольск шәһәрендәге Югары тыл хәрби училищесының беренче курсында белем ала. Егетләр әниләре ягыннан икетуганнар да икән. Бик ачыклар, тәрбияле, әдәпле егетләр. Шундый егетләр үстергәннәре өчен Илсафның әти-әнисе Гүзәлия һәм Илфат Нуриевларга, Ильясның әнисе Сүрия ханымга чиксез рәхмәт сүзләре ирештерәбез.

Егетләр белән булган җылы очрашу хакындагы язма белән “Хезмәт” газетасының 2019 елның тәүге санында таныша алачаксыз.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: солдат