Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Редакциябездә күңелле вакыйгалар

Август август инде, муллык чоры. “Хезмәт”ебез дә ай башыннан ук күңелле вакыйгаларга баеды.

4 август көнне җитәкчебез Вакыйф Зәкиевның улы Алмаз гаилә корды, Кили авылы оныгын алды. Гөрләтеп туй иттеләр, танылган артистлар Илгәрәй, Чулпан Йосыпова, Иркә Гайнемөхәммәтова кадерле мизгелләрне тагын да баеттылар. Яшьләргә матур гаилә тормышы насыйп булсын, мәхәббәтләре мәңге сүнмәсен, муллыкта, иминлектә, тигезлектә сау-сәламәт яшәргә язсын.

6 август редакциябезнең элеккке редакторы, танылган журналист Нурулла Галиевның һәм дә редакциябездә озак еллар корректор булып эшләгән Рәмзилә апа Сәгыйтованың туган көннәре. Аларга да хәерле озын гомерләр насыйп булсын, шатлык-куаныч белән, кызларының игелекләрен күреп, бәрәкәтле тормышта яшәргә язсын.

Ә инде остазларының туган көнендә редакциябезнең бүлек мөхәррире Зәлия Фәйзрахманова малай алып кайтты. Зәлияне ихластан котлыйбыз, улына да, үзенә дә, ике кызына да исәнлек-саулык, сәламәтлек, күркәм Ана бәхете телибез. Менә шундый куанычлар бездә бүгенгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе