Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Редис тиз өлгерсен өчен нишләргә?

Бакча сезоны башлануга, гадәттә, беренче итеп редис утырталар.

Бакчачы Олег Касаткин редисны иртә өлгертү серләре белән социаль челтәрләрдә уртаклаша. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына сылтама белән «Интертат» хәбәр итте.

Редис көпшәк, бераз ачы яки нейтраль туфракта яхшы үсә. Әгәр түтәлдә туфрак катырак булса, бераз ком кушарга була. Казылган җир өстенә бераз тирес сибеп җибәрегез, аннары тырма белән яхшылап тырмалагыз.

Редис орлыкларын бераз тоз салынган эремәгә салып, утыз минут чылатып алыгыз. Орлыклар дымлангач, үсеп китми торган бушлары өскә күтәрелеп чыгачак. Яхшы орлыклар савыт төбенә төшә. Аларны җыеп, чиста су белән юыгыз. Аннары бу орлыкларны дымлы тукыма өстенә куе,п бер көн тотыгыз. Алар бераз шытып чыгар. Шуннан соң редис орлыкларын туфракка утыртырга кирәк.

Редислар шытып чыккач, даими рәвештә су сибегез. Яхшылап су сипкәч, редислар сусыл булып үсә.

Мәйдан журналы
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачыга