Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Референдум — бердәм тавыш, күмәк көч

Референдум — бердәм тавыш, күмәк көч ул. 2014 елда үзәктә “Балтач” ял паркын булдырдык. Халыктан 1 млн. 365 мең 800 сум жыелды, республика биргән өлеше 4 млн. 933 мең 600 сум булып, барлыгы 6 млн. 299 мең 400 сум акча тупланды.

Бишенче ел рәттән республикада гражданнардан үзара салым җыю системасы эшләп килә. Район бу кампаниядә быел дүртенче тапкыр катнашты. 18 ноябрь көнне Балтач бистәсендә референдум, ягъни гомуми тавыш бирү көтә. Референдум сайлауны хәтерләтә. Сайлауда кандидатлар өчен тавыш бирсәк, монда билгеләнгән күләмдәге акчаны бирүгә “риза” яисә “каршы” дип тавыш бирәчәкбез. Референдумда катнашучыларның 50%тан артыгы үзара салым җыюга ризалык биргән очракта, ул кабул ителгән дип санала.
Балтачыбыз елдан-ел матурлана, зурая, заманча төсмер ала. Биредә үзара салым акчасының ярдәме бик зур дип әйтергә кирәк. Балтач шәһәр җирлегендә үзара салым акчаларына нәтиҗәле, күләмле эшләр башкарылып килде. Референдумның максатчан оештырылуын халык та дөрес аңлап кабул итә, кирәклеген таный башлады. Тирә-ягыбызны ямьләндерү, аны халыкка яшәү өчен уңайлы итү мәсьәләләрен күп күтәрәбез, бу очракта сүздән эшкә күчәргә вакыт. Иң беренчеләрдән булып, бу эшкә кушылган кешеләргә, бюджет оешмаларында хезмәт куючыларга, өлкән яшьтә булып та, үзара салымга үз өлешен керткән пенсионерларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Ә 2015 елда җыелган акчага яңа зират төзү бурычы куелган иде. Халыктан 751мең 600 сум акча җыелды, дәүләттән кайтканы 2 млн. 898 мең 400 сум булды. 3 млн. 266 мең сум акчага Ялтра астында 10 га җирдә зират төзелде, шуның 8 гектары мөселманнарга, 2 гектары христиан динендәгеләргә бүленеп бирелде. Аерым керү, чыгу капкалары, зират йортлары һәм алачыклар(беседкалар) эшләнде.
2016 елда халыктан 1 млн. сум акча җыелды, шуңа дәүләт 4 млн. өстәп акча бирде. Әлеге суммага “МДСУ-1” оешмасы тарафыннан Нариман, Ленин, Совет урамнарына тротуарлар салынды.
2017 елда исә 1млн. 900 мең сум акча җыелып, шуңа дәүләт 7млн.300 мең өстәп акча бирде. Әлеге суммага Космонавт (рәсемдә) һәм Төзүчеләр урамнарына коелар ясалып куелды. З.Космодемьянская, Ленин, Нариман урамнарына җәяүлеләр өчен җәяүле сукмаклары салу дәвам ителде, Ленин һәм Нариман урамнарында шулай ук күперләр ремонтланды, Көек авылында балалар өчен уен мәйданчыгы куела.
Җыелган үзара салым акчаларының максатчан тотылышын Балтач муниципаль районының контроль-исәп палатасы контрольдә тота, шулай ук барлык финансларның туплануы, кайда күчерелүе Республика Казначылыгында һәм Республика финанс министрлыгында да ачык күренә.
2018 ел өчен 500 сум күләмендә акча җыеп, үзара салым кертүгә ризамы һәм кергән акчаларны Балтач бистәсенең төп зиратының коймасын алмаштыру, мәктәпкә чыга торган өч күперне ремонтлау, җәяүлеләр йөри торган тротуарларны төзүне дәвам итү, микрорайоннарга балалар өчен уен мәйданчыклары төзүгә, Курмала авылына балалар өчен уен мәйданчыгы төзергә ризалык бирәсезме? дигән сораулар булачак.
Киләсе елда Балтач бистәсенең төп зиратының коймасын алмаштыру, өч зур күперне ремонтлау (Рәхимов-Төзүчеләр, Вахитов-К.Маркс, Гарифуллина-К.Насыри урамнары), бистәгә уен мәйданчыклары кую, җәяүлеләр өчен тротуарларны дәвам итү (“Каймак” кибетеннән “Энергосбыт” ширкәтенә кадәр, больницага төшә торган урамга тротуар), Курмала авылына балалар өчен уен мәйданчыклары куелыр   дип көтеп калабыз. Әлеге эшләрне башкару өчен халыкның бердәм булып, билгеләнгән срокка үзара салым акчаларын тапшырып бетерүләре кирәк. Бу очракта бистәбездә яшәүче һәркемнең уңай җавап бирүенә ышанып калам.
Искәрмә: үзара салымнан Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәм 1нче группа инвалидлар азат ителә. Балтач шәһәр җирлегенең мәдәният үзәге бинасында 1284 номеры белән яңа сайлау участогы эшли башлаячак, чакыру кәгазенә игьтибар итүегез сорала.

Фиалка ЗАКИРОВА,
Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: референдум