Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Референдумда катнашу саваплы гамәл булыр

Газетабызның алдагы санының беренче битендә "Җәй Балтачта референдум белән башланачак" дигән язма басылды.

Аңлаешлы мәкалә. Изге эшләрнең башлангычы булыр бу гамәл. Үзара салым өчен акча туплау совет чорында да бар иде. Ул вакытта авыл халкыннан "зират коймаларын төзекләндерү, чишмәләрне карау, урам юлларын, күперләрне төзекләндерү өчен акча җыю өчен сезнең ризалыкны сорап референдум уздырыйк", дип тормадылар. Авыл советы бухгалтериясенә син мәҗбүри салымны түләү өчен кулына акча тотып киләсең. Салым күләме дүрт кварталга бүленгән була. Вакытында түләмәсәң, "пине" дигәне арта башлый. Биргән акчаң кассир кулына керүгә, "синең үзара салымын түләмәгән икән әле", дип синең акчаңны үзара салымга тота, аннан калганын мәҗбүри салымга яза.
Быелгы референдумда "әйе" дип җавап тотсак та, хәленнән килмәгәннәр өчен (андыйлар булырга мөмкин) бу салымны түләү мәҗбүр итеп куелмый. Үзем исә референдумны хуплыйм, тавыш бирергә баруны гражданлык бурычыбыз дип саныйм. Авыл халкы мондый эштән читтә калмас дип уйлыйм. Әмма шунысы бар. Вакыт кыска калды. Бөтен кеше дә газета алдырмый. Реклама яки бюллетень рәвешендә газетадагы әлеге язманы һәм референдумга чакыру кәгазе һәрбер йортка җиткерелсә, яхшы булыр иде дигән теләктә калам. Җәйләр, еллар матур һәм тыныч булсын, барыбызга да муллыкта яшәргә язсын!
Фото: http://lev-shlosberg.livejournal.com/470845.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250