Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Әрекмәнне әрәм итмә!

Халык медицинасында әрекмән яфраклары, орлыклары һәм тамырларының бик тә шифалы булуы мәгълүм.

Үсемлекнең яфраклары аскорбин кислотасы, каротин, рутин, алкалоидлар, органик кислоталар, эфир майларына бай. Әрекмән орлыкларында бик тә файдалы арктиин гликозиды, тәнгә файдалы аксым, алма һәм лимон кислоталары, кумариннар, сапониннар һәм пектиннар бар. Тамырлары инулин полисахариды, протеиннар, май, шулай ук пектин матдәләр, стериннар, шешкә каршы тору үзлегенә ия алкалоидлар һәм фитонцидларга бай.

Әрекмәннең файдасын, шифалы үзлекләрен санап бетергесез. Нигезен су тәшкил иткән төрле төнәтмәләр халык дәвасында микробларны үтерергә сәләтле, ялкынсынуга, ярсынуга, шешләргә каршы, тирләткеч чара буларак уңышлы кулланыла. Өстәвенә, алар матдәләр алмашын көчәйтә, бавыр эшчәнлеген яхшырта, еш кына бәвел-җенес төзелмәсенә бәйле авыруларны дәваларга булыша (хатын-кызларда да, ирләрдә дә), кандагы артык холестеринның, тәндәге артык сыеклыкның чыгуына тәэсир итә. Ә болар аяк-куллар шешенүне булдырмый калырга мөмкинлек бирә.

Табиблар әрекмәннең төрле өлешләреннән әзерләнгән даруларны бөер һәм бәвел ташы авыруы, умыртка авырулары (бил сызлау кебек), буыннар сызлаганда, тоз утыруы, шикәр чиренең башлангыч төре, яман булмаган һәм хәтта яман шешләрне дәвалаганда эчәргә киңәш итә, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com

Автор: Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык медицинасы әрекмән