Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

РФ Дәүләт хезмәтләре порталында өйдән чыкмыйча гына теркәлергә һәм расларга мөмкин

РФ Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язмасын банкларның мобиль кушымтасы аша өйдән чыкмыйча гына расларга мөмкин.

11 октябрьдән Татарстанда эпидемиологик хәл начар булу сәбәпле, QR-кодлар кертелде. Әгәр сез соңгы 6 айда прививка ясатсагыз яки авырып китсәгез, QR-кодны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин.

Моның өчен расланган хисап язмасы булырга тиеш.

Әгәр сезнең хисап язмагыз расланмаган икән, моның өчен КФҮкә барырга кирәкми - аны өйдән чыкмыйча гына, банкның мобиль кушымтасы аша раслап була.

Бүген мондый мөмкинлек Сбербанк һәм Ак Барс Банк мобиль кушымтасында бар.

"Сбербанк Онлайн" кушымтасы өчен Дәүләт хезмәтләрендә хисап язмасын раслау алгоритмы түбәндәгечә булачак:

1 адым: "Сбербанк Онлайн" мобиль кушымтасына керегез
2 адым: Эзләү юлында "Дәүләт хезмәтләрендә теркәлү" дип языгыз
3 адым: үзегезнең шәхси мәгълүматларыгызның дөреслеген тикшерегез - телефон номеры, паспорт, СНИЛС, электрон почта
4 адым: Бушлай СМС ярдәмендә теркәлүегезне раслагыз. 0919 номерыннан Сезгә Дәүләт хезмәтләре порталыннан теркәлү раслануы турында код белән СМС киләчәк. Бу кодны килгән хәбәргә җавап итеп СМС җибәрергә кирәк. Бу хезмәт бушлай.
5 адым: 30 минуттан соң операцияләр тарихыннан теркәлү статусын тикшерегез.

«Ак Барс Онлайн» кушымтасы өчен инструкция түбәндәгечә:

1 адым: Мобиль кушымтага керегз
2 адым: Экранның астагы өлешендәге "Профиль" тамгасына басыгыз һәм "Дәүләт хезмәтләрендә өйдән чыкмыйча теркәлү» виджетын сайлагыз
3 адым: Ачылган тәрәзәдә мәгълүматларның дөреслеген тикшерегез: e-mail, СНИЛС һәм башка буш юлларны тутырыгыз. «Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирәм» дигән шакмакка тамга куегыз һәм «раслау» төймәсенә басыгыз.

Сезнең хисап язмагыз уңышлы расланачак.

Чыганак: digital.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: QR-код