Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үргән бәрәңгене ашарга ярыймы?

Элегрәк бу хакта уйланучы да булмагандыр, мөгаен. Үргән икән, катыларын аерып, сабакларыннан арындыра идек тә, янә карбазга салып куя идек. Бәрәңге - безнең икенче икмәгебез.

Тик соңгы вакытта дөрес туклану модасы киң таралгач, үргән бәрәңге сәламәтлек өчен бик зыянлы икән дигән имеш-мимешләрне еш ишетергә туры килә. Әйдәгез ачыклыйк, үргән бәрәңгене ашарга ярыймы, юкмы?

Кояш нурлары һәм җылылык үсеп утыручы бәрәңгедә салонин барлыкка китерә. Салонин ул химик матдә, ягъни агу дисәк тә була. Өлгергән бәрәңгедә аның күләме кими: 100 гр бәрәңгедә 2-10 мг салонин кала. Бу бик аз. Кеше сәламәтлеге өчен зыян китерерлек түгел. Бәрәңге үрә башласа, аның витаминнары сабак аша чыгып бетә, крахмалы гына торып кала. Салонин йомшарган һәм үргән бәрәңгедә ике тапкыр арта, тик моның өчен дә борчылырга урын юк. 100 гр бәрәңгедә, салонин күләме 20 мг дип алсак та, бу бик аз. Агуланыр өчен берьюлы 2кг бәрәңге ашарга кирәк.

Организм өчен моның зыяны нинди булыр иде? Күңел болганырга, эчтә спазмнар барлыкка килергә, баш әйләнергә һәм авыртырга мөмкин. Бәрәңге ашаганда тамакта ачкылт тәм сизү салонин күп җире эләгүен аңлата. Үргән бәрәңге ашау зыянлы түгел, башка төрле авырулар китереп чыгармый. Шулай да, һәркемнең организмы үзенчәлекле, яңа елдан соң аны калынрак арчый башлау хәерлерәк, дип яза Өмет.

 

Автор : Каспранова Ләйсән
Чыганак: Фермер.ру.
Фото: Ачык чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр