Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәхмәт инде “Рекс”ка, телефонны ул тапкандыр, мөгаен!

Тормыш иптәшем Әминә белән 30 гыйнвар көнне иртән ишегалдында, капка төбендә өч көн яуган карны көрәдек. Төшке ашны ашагач ишегалдына чыктым, карыйм күз төшеп ките: капканың эчке ягында кесә телефоны ята.

Мин аны танып алдым - ул дүрт көн элек югалган Анатолийның телефоны иде. Ул бездән ерак түгел үз йорты белән яшәүче улым. Кәрәзле телефоны югалган көнне безгә кереп, машинага утырганда төшеп калмадымы икән, кайда югалганын белмим, дигән иде. Без яши торган йортта миңа ияләшкән "Рекс" исемле эт тора. Ул эт үзе капка астыннан кереп-чыгып йөри, бәйдә тормый. Күрәсең, әлеге эт телефонда калган исне танып, шуның буенча табып, безгә алып кайткандыр дигән нәтиҗәгә килдек.
Без бу хәлгә бик аптырадык. Менә ичмасам, "акыллы эт", дип яратып та куйдым әле. Рәхмәт инде "Рекс"ка!

Валентин Прокопьев,
Чепья авылы.
Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250