Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәхмәт ишетүе рәхәт

Урта мәктәптә тырышып укып, спорт секцияләренә йөреп физик хәзерлеген ныгыткан, эштә чыныккан, спорт-клубта шофер һөнәре үзләштергән оныгыбыз Данилның армия хезмәтенә бик тә барасы килгән иде инде.

Һәм сабакташлары, Балтач урта мәктәбе укучылары Дамир Хәкимҗанов, Руслан Гыйлемҗанов, Нурсил Исламов, Рушан Минһаҗев белән ахыргы имтиханнарын тапшыруның икенче көнендә үк язгы «призыв»та беренчеләрдән булып армиягә китте. Данил өйдәгеләренә: «Воронеж шәһәре янындагы хәрби частька килеп урнаштык» - дип шалтыратса, аның өчен чыгарылыш кичәсенә барып, аның өчен өлгергәнлек аттестаты алып кайткан әти-әнисе аны мәктәпне уңышлы тәмамлавы белән тәбрик итте. Озак та үтмәде, Данилның әти-әнисе - киявем һәм кызым исеменә хәрби частьтан хат килеп төште. Оныгым хезмәт итәсе часть турында язылган кыскача мәгълүмат күңелгә беркадәр тынычлык бирде. Оныгыбыз белән шимбә-ял көннәрендә телефон аша сөйләшеп, кәефен-тазалыгын белеп тордык. Командирлары белән дә элемтәгә кереп очрашуга киләсебезне белдердек. Август ахырында кызыбыз-киявебезнең үз машиналары белән оныгым хезмәт иткән частька, Воронеж якларына юл алдык. Күп килә икән кеше, әти-әниләр, туганнары. Очрашу чын бәйрәм төсмерен алды. Очрашуга килгән командирларының да үз- үзләрен тотышлары, якын итеп сөйләшүләренә күңел булды. Оныгымның да кәефеннән, хезмәтеннән канәгать булуы күренә. Көрәеп, матураеп киткән, күз тимәсен дидем. Ике мең чакрымга «тарткан» сәяхәтебез ялыктырса да, күңелләребезгә җиңеллек алып кайттык. Бераздан олимпиада иминлеген саклауны күздә тотыпмы, илебезнең көн ягына, Краснодар краеның диңгез буена күчерделәр үзләрен. Күптән түгел батальон командиры кызым һәм киявемә Рәхмәт хаты юллаган: «Хөрмәтле Дамир Мөнирович һәм Гөлия Рамазановна! Сезгә улыгыз Шаһиев Данил Дамировичның үзенең хәрби бурычын үрнәк төстә үтүе хакында хәбәр итәм. Нык дисциплиналы, тирән белемле, тырыш булуы белән хезмәттәшләренә үрнәк булып тора. Хезмәтендә танылуы нәтиҗәсендә берничә тапкыр командование тарафыннан төрле формадагы макталулар алуга иреште. Сезгә лаеклы Ватан сакчысы тәрбияләп үстерүегез өчен олы рәхмәт сүзләребезне ирештерәбез». Әти-әни, әби-бабай өчен нинди рәхәт мизгелләр китерде бу хат! Данил белән киткән калган сабакташлары да шул ук хәрби берләшмәдә, янәшә шәһәрләрдә генә хезмәт итәләр, әти-әниләренә җылы хәбәрләре килеп тора. Инде еллар, ил-көннәр тыныч булсын да, хәрби хезмәттә булган барлык якташларыбыз да исән-сау гына кайтсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев