Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Рәхмәт, рәхмәт», дия Ксения Ивановна

Сала Көшкәт авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Ксения Павлова үзенең олуг бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ксения Ивановна 14 яшеннән башлап колхозда эшләгән кеше. Тырыш, эш сөючән, һәрбер җиткерелгән эшне ахырынача башкарып чыгуы өчен аны хөрмәт иткәннәр, башкаларга да үрнәк итеп куйганнар.

Тормыш иптәше Петр белән 6 бала үстерә алар. Тик кызганычка каршы бер балалары бик иртә бакый дөньялыкка күчә. Тормышның ямен, хезмәтнең күркен күрсәтеп үстерә алар балаларына. Тик 60 елдан артык бергә гомер кичергән Петры гына 3 ел элек вафат була. Ксения Ивановна бик авырдан кичерә әлеге югалтуны. Әтиләренең юклык ачысыннан әниләренең өзлегеп китүеннән курыккан балалары да һәрчак янәшәдә булып, әбинең үзен генә калдырмыйлар. Бүгенге көндә юбиляр улы Юрий белән килене Тоня һәм оныгы Стасик янәшәсендә гомер кичерә.

«Сәламәтлек булганда эшләдек инде. Аллаһыга шөкер, бүгенге көнебез тыныч, бөтен, рәхәт», дип куана Ксения Ивановна. Әбиләренең юбилеен хөрмәтләп ветеран янына балалары гына түгел, оныклары, оныкчыклары да җыелган иде. Алар да әбиләренә сәламәтлек, тыныч картлык телиләр. Районнан килгән кунакларны да бик җылы каршы алды Ксения Ивановна. Котлап, бүләк тапшырган һәркемгә ул рәхмәтен җиткереп, гел бер сүз «Рәхмәт, рәхмәт», дип кабатлады. Тик бүгенге көндә әлеге сүзне без аңа әйтергә тиешбез. Рәхмәт Сезгә Ксения Ивановна, бүгенге тыныч, мул, рәхәт тормышларыбызда Сезнең дә өлешегез зурдан. Киләчәк тормышыгызда сугыш афәтләре күрмичә, күз яшьләре түкмичә яшәргә насыйп булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250