Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Римма Ратникова Балтачта «Бердәм Россия» партиясенең XXVIII конференциясендә катнашты

«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Балтач җирле бүлекчәсенең XXVIII конференциясе узды

Биредә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле башлангыч бүлекчәсе делегатлары, район Советы депутатлары, партиянең сәяси советы әгъзалары, «Яшь гвардия» вәкилләре, активистлар һәм тарафдарлары катнашты.

Көн үзәгендә “Бердәм Россия” партиясе җирле Балтач бүлегенең алга куелган бурычлары, бүлектәге үзгәрешләр (состав яңару) кебек мәсьәләләр каралды.

Башкарылган эшләр турындагы хисап белән партиянең Балтачтагы җирле бүлек секретаре урынбасары Наил Сабирҗанов чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында республика программалары нигезендә районда барган үзгәрешләрнең, яңартуларның һәммәсендә дә “Бердәм Россия” партиясенең өлеше зур булуы хакында белдерде. “Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча башкарылган эшләр күләме шактый зур. Ремонтланган торак йортлар, мәктәпләр, административ биналар, балалар уен мәйданчыклары, ял зоналары районның йөзен уңай якка үзгәртәләр. Без ирешелгәннәрдә тукталып калмыйбыз һәм бу юнәлештә эшне дәвам итәбез”, – дип ассызыклады ул.

Конференция кысаларында яшерен тавыш бирү юлы белән партиянең җирле сәяси советы составына яңа вәкилләр – Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева белән "Бердәм Рәсәй" сәяси партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин сайланды.

Партия активистларына намуслы хезмәтләре һәм «Бердәм Россия» эшчәнлегендә актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары һәм партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырылды.

P.S. Конференция эшчәнлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Римма Атлас кызы Ратникова да катнашты.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бердәм Рәсәй