Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ринат Рахматуллин Эльвира Хамматовага тәкъдим ясаган?

Концертлар графигыбыз әзер

Җырчы Эльвира Хамматова Ринат Рахматуллинның концерт директоры булып эшли башлаган. Бу хакта безгә Ринат Рахматуллин үзе хәбәр итте, дип яза «Интертат».

Эльвира, сәхнәдән китеп, башка юнәлештә үсәргә җыенамы, ул Ринат Рахматуллинга «клиплар төшерәбез, концертларга сценарийлар язабыз» дип, үзе чыккан булган. Күпмедер вакыттан соң Ринат Рахматуллин сәхнәдәшенә кызыклы тәкьдим ясаган.

«Эльвира, концерт директорым буласың килмиме?» — дип тәкъдим ясадым. Ул 2 атна буе уйлады да ризалык бирде.

Без моңа кадәр барлык эшләребезне дә тормыш иптәшем белән алып бара идек. Эльвира белән эшли башлаганнан бирле без бушадык. Ул барлык вазифаларны да үз өстенә алды.

«Җырлагыз, җырлар языгыз, Ринат абый», — диде. Банкетларны да, концерт даталарын да — барысын да ул кайгырта. Эшли башлаганның беренче көннәрендә үк «Истәлек» җырыма клип төшердек. Ул шушы арада чыгачак.

Параллель рәвештә концертыма һәм «Төрмәдән хат» җыры клибына сценарий язып бетерде. Концертлар графигыбыз әзер. Быел 2 көн «УНИКС»та, шулай ук Уфада концертлар куячакбыз. Эльвира социаль челтәрләремне дә алып бара башлады. Мин аның үз эшен белеп, яратып, җиренә җиткереп эшләвеннән бик кәнәгать һәм аның белән хезмәттәшлек итүемә чиксез шат. Үзе иҗатта кайнаган, иҗат белән шөгыльләнгән кеше буларак, ул мине бөтен яклап та аңлый", — диде «Интертат»ка Ринат Рахматуллин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев