Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ринат Рәхмәтуллиннан 3 миллион таләп итәләр

Аның турында бик әшәке видео таралган.

Ринат Рахматуллин үзенең социаль челтәрендә видео яздырган. Анда ул видеомонтаж ясалган видео өчен жуликлар 3 миллион акча таләп итүләре турында сөйли.

«Хөрмәтле мине яраткан тамашачым. Минем иҗатыма, тормышыма көнләшеп яшәгән кешеләр дә бар. Минем иҗатымда миңа янаган кешеләр дә, минем иҗатыма, шәхси тормышыма караган сүзләр дә чыкты. „Без сине әле ничек тә булса бөтен халкың алдында, тамашачың алдында мыскылга калдырабыз“, дигән сүзләр дә булды.

Күптән түгел миңа янаган жуликлар минем белән булган видеоны (как будто бы) социаль челтәрләргә, төркемнәргә куйдылар. Бу видеоны куяр алдыннан алар, миңа билгесез номердан шалтыратып, менә шул видеоны социаль челтәрләргә куйдырмасын өчен, миннән 3 миллион акча сорады. Мин инде бу әйбер белән полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттем. 3 миллион акча сорагач, мин бирмәдем. Һәм жуликлар видеоны чыгардылар.

Бу эшне бала-чага гына эшләмәгән. Компьютерда профессионаллар эшләгән эш бу. Минем әйтәсем килә: бу жуликларны полиция хезмәткәрләре белән берлектә тоткарладык, алар хәзер кулга алынды, тикшерү бара. Аларга карата тикшерү эшләре бара. Шушы әшәке видеоны үз төркемнәрендә чыгарган администраторлар җаваплылыкка тартылачак... Дуслар, бу хәлне анализлап, дөрес фикердә калырсыз, дип уйлап, ышанып калам».

Бу тормышта төрле хәлләр, төрле кешеләр була. Нык бул, Ринат, дип телисе генә кала.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ринат Рәхмәтуллин