Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ришвәткә «Юк!» дип әйтергә өйрәник(фото)

9 декабрь — Халык-ара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне.

Әлеге уңайдан Балтач муниципаль районының риш-вәткә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе район күләмендә социаль проектлар арасында бәйге игълан итте. Бәйге кысаларында өч юнәлештәге проектлар тыңланды, мәсәлән, Урта Көшкәт мәктәбе укучысы Родион Исаев һәм Балтач гимназиясеннән Фидан Тәкыев белән Камил Шәйхетдинов агач эшләнмәләр җитештерү буенча агитпроектлар якладылар, район башкарма комитетының бүлек мөдирләреннән, район башлыгы урынбасары, район прокуроры ярдәмчесе һәм дә иҗтимагый совет рәисеннән гыйбарәт жю-ри әгъзалары егетләрнең эшләрен куәтләп, сораулар бирделәр, тәкъдимнәр керттеләр. «Ришвәтсез киләчәк төзибез» дигән темага яшьләр белән тыгыз мөнәсәбәттә эшләүче үзәк вәкилләре дә файдалы проектлары белән уртаклашты. «Намус – дус, ришвәт – дошман» дигән темага мәдәният хезмәткәрләре видеороликлар да әзерләгән иде. Җиңүчеләр белән алга таба таныштырырбыз, «Хезмәт»ебездән аерылмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев