Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Ризыгы киң, гомере озын булуын теләгән кеше туганнары белән араны өзмәсен» (+фото)

Туганнарыбыз белән дус-тату яшәү, аларның хәлләрен белеп тору, аларга кунакка йөрү, көчебездән килгәнчә ярдәм кулы сузу һәр мөселманның бурычы булып тора.

Туганнар белән дус яшәүнең җәннәткә керүгә бер сәбәп икәнен һәркайсыбыз белеп торсак иде. Шулай ук Пәйгамбәребезнең (с.г.с.): «Үз туганнары белән арасын өзүче кеше җәннәткә кермәячәк», – дип әйтеп калдырганын да онытмыйк (Бохари риваяте).
Туганнар белән дус-тату яшәүнең бу дөньябыз өчен дә бик күп файдалары бар. Әйтик, ризыгыбызның мул булуы һәм гомеребезнең озын, бәрәкәтле, хәерле булуы да туганнар белән аралашып яшәвебез сәбәпле икән. Бу сүзләргә дәлил итеп, Пәйгамбәребезнең түбәндәге хәдисен китерергә була: «Ризыгы киң, гомере озын булуын теләгән кеше туганнары белән араны өзмәсен» (Бухари риваяте).
Барыбызның да байлыкта яшәп, озын гомер кичерәсе килә, ә менә шуның бер сәбәбе – туганнар. Ә алар белән дошманлашып, аралашмыйча, йөрешмичә яшәсәк, тормышыбызда нинди бәрәкәт булсын инде?! Болар – безне уйландыра торган хәдисләр. Туганлык җепләрен ныгыту – җәннәтле булу өчен бер сәбәп. Бу дөнья йөзендә бәхетле тормыш итү өчен дә  туганнар белән дус-тату яшәү зарур.
- Шөкер ?туганнар белән һәрвакыт бергә без?. Әти-әнием бу дөньядан киткәндә,"Туганлыкны өзмәгез", диделәр.Тынычлап йоклагыз кадерлеләребез, без бергә,кайгыда да ,шатлыкта да????, дип яза райондашыбыз, сайтыбызның актив хәбәрчесе, "Хезмәт"ебезнең якын дусты Яңгул авылында яшәүче Сәлимә Габделхакова.

Ә сез туганнарыгыз белән ничек яшисез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туганнар