Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Һәркем үзенчә шаша

Мәет яндырган көлдән ясалган бизәнү әйберләре популярлаша башлаган

Дөньядагы кайбер әйберләр белән очрашкач: «Әй Аллам», – дип куясың. Яшь барган саен, андый шаккаткыч нәрсәләр арта гына бара. Бер көнне интернетта казынып утырганда, реклама игъланына тап булдым: «Үлгән туганыгызның көленнән искиткеч бизәнү әйберләре ясыйбыз». Мәетне муеныгызда тагып йөрүне яисә балдак ясап киюне визуаль рәвештә күз алдыгызга китерәсезме? Аның көле дә шул җирләнмәгән мәет ләбаса инде! Әгәр сезне шулай муенга чорнап йөрсәләр, белмим, ул җан, рух ниләр кичерер иде икән?

Мәет яндырган көлдән ясалган бизәнү әйберләре моннан өч-дүрт ел элек үк Европада популярлаша башлаган. Мисал өчен, Швейцариядә хәтта моның белән шөгыльләнә торган махсус компанияләр бар икән. Алар көлне бриллиантка әверелдерә. 0,3тән 1 каратка кадәр зәркән ясау өчен 0,5 килограммга кадәр көл таләп ителә. (Олы кешене кремацияләгәндә якынча 2-3 кило көл барлыкка килә). Осталар, биоматериалдан күмерне аерып алып, кыйммәтле таш ясый. Англия дизайнерлары боларын да уздырган. Алар бизәнү әйберләренең хәтта коллекциясен булдырган!

Калифорниядә яшәүче рәссам Мэри Коор моңа кадәр 14 ел пыяладан бизәнү әйберләре ясау белән шөгыльләнгән булган. Берсендә аңа яшь пар мөрәҗәгать итеп, кисәк кенә вафат булган дусларының көленнән бизәнү әйбере ясавын сораган.

– Башта үзем дә бик нык дулкынландым, бизәнү әйберен ясап бетергәнче, кулларым калтырады.
Тик кешеләрнең мондый теләкләрен аңлыйм. Алар үлгәннәргә шул рәвешле хөрмәт күрсәтергә тели, – дип саный Мэри Коор.
Сәеррәк аңлатма, әлбәттә. Вафат булган кеше күбрәк дога өмет итәдер инде ул, муенда асып йөрүне түгелдер. Тик... һәркем үзенчә акылдан шаша, диләр бит.

Бизәнү әйберләрен кеше генә түгел, йорт хайваны мәете көленнән дә ясыйлар булып чыкты. Муенса, беләзек, кашлы йөзекләрдән тыш, төрле интерьер әйберләренә заказ бирергә була. Рәссамнар, буяуларына шул көлне кушып, үлгән кешенең портретын яза ала. Мәрхүм мәңгегә аның янында калсын диючеләр, татуировка ясатканда, карага шул көлне кушарга сорый икән хәтта.

Моңа карата стилист Лилия Тимерованың фикерен белештек.
– Нәрсә дип әйтергә дә белмим. Һәр кеше үзенчә шаша дигән гыйбарә шул очракка туры киләдер инде. Кеше тыныч күңел белән бакыйлыкка күчәргә тиеш. Аның җаны һаман да интегеп, бизәнү әйбере рәвешендәме, башка әйбер рәвешендәме безнең арада тынычлык таба алмыйча йөри дип күзаллыйм. Бигрәк тә Кытай якларында популяр бу күренеш. Аларның үз традицияләре. Ләкин моның модага керүен кеше белән идарә итү дип атыйммы соң инде...

Якыннарын югалтуны авыр кичергән кешеләр була. Бу шуларга «ярдәм» кебек булып чыга. Кешенең хис-тойгылары белән уйнау кебек тоела. Әлбәттә инде, акча эшләү ягы да бардыр. Безнең мөселман халкына бу – чит, ят әйбер. Үлгән кешенең урыны кабердә булырга тиеш. Көле дә бит аның ниндидер бер органы, өлеше дияргә була. Син кешенең аяк-кул, күз-борынын үзегез белән йөртәсең кебек килеп чыга. Безнең өчен бу – чит, – дигән фикердә Лилия.

Психолог Чулпан Нигъмәтҗанова да моңа психология ягыннан фикерен җиткерде.
– Психологик статистиканы карасак, кешеләрнең күбесе үлемнән курка. Ник куркалармы? Чөнки бәйсезлекләрен югалтудан курку туа. Берәү дә үлемнән котыла алмый. Шул котыла алмау бездә курку тудыра. Ул бик көчле. Кеше үлгәннән соң, югалтуның биш стадиясен кичерәбез. Бу – авыр вакытларда килеп туа торган саклану механизмы. Иң соңгы баскыч – кеше үлемен кабул итү. Безнең заманда үлем-китем белән бәйле бизнес чәчәк ата башлады. Үлгәннәр хакында «хәтерне саклау өчен» нәрсә генә уйлап тапмыйлар. Мисал өчен, мәет яндырган көлдән алмаз ясау. Беренчедән, бу бик кыйммәт. Икенчедән, кеше мин әйткән теге биш баскычның соңгысын уза алмый, ягъни үлемне кабул итми дигән сүз. Чөнки бу алмаз арабыздан киткән кеше турында һәрдаим хәтерләтеп торачак. Психик яктан «йомшак» кешеләр психологик авырулар белән дә интегә башларга мөмкин. Чөнки алар гел шул үлгән кеше хакында уйлап йөри. Билгеле, һәр кеше үзе хәл итә. Әмма үлгән кеше хакында хатирәләр ниндидер атрибут буларак түгел, ә күңелдә генә сакланырга тиеш, – ди психолог.

PS. Ә сез ничек уйлыйсыз? Акчагыз булса, шулай эшләр идегезме? Фикерләрегезне газетабызга яки сайтыбызга  юлларга мөмкин.
 

Лилия ЛОКМАНОВА

Фото: pixabay.com

Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе зәркан