Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Һәркемгә дә бирелми

Барлык социаль челтәрләр буенча да зур тизлек белән 1957-1966 елгы барлык хатын- кызлар,1953-1967 елгы ир-атлар бер тапкыр түләнә торган акча алу хокукына ия булуы турында мәгълүмат таратыла.

Янәсе, моның өчен бары ашыгыч рәвештә Пенсия фондына гариза язарга гына кирәк. Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, бер тапкыр түләнә торган акча барлык гражданнарга да түләнми. Кайбер чикләүләр бар: беренчесе – пенсия тупланмалары акчалары булу һәм икенчесе – картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү яки хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен 55 һәм 60 яшькә җитү. Пенсия тупланмаларының шәхси счетта булуын Пенсия фонды сайтында Гражданинның шәхси кабинетында тикшерергә була. Игътибар итегез, пенсия тупланмаларының акчалары бары түбәндәге категория кешеләргә генә бирелә:
–1967 елда туган һәм аннан да яшьрәкхезмәткәрләр (пенсиянең тупланма өлешен финанслауга иминият кертемнәре 2002 елдан хәзерге вакытка кадәр күчерелә);

– 1953-1966 елларда туган ир-атлар һәм 1957-1966 елларда туган хатын-кызлар

(пенсиянең тупланма өлешенә иминият кертемнәре 2002-2004 елларда күчерелгән);

–пенсия тупланмаларын формалаштыруны дәүләт финанславы программасында

катнашучылар.

Финанслау программасына гаризалар кабул итү 2014 елның 31 декабрендә тәмамланды. Әгәр 2008 елның 1 октябреннән 2014 елның 31 декабренә кадәрге чорда сез гариза биреп һәм 2015 елның 31 гыйнварына кадәр беренче взнос кертсәгез, димәк, сез программада катнашасыз. Шикле очракларда Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге татарстанлыларга Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә (843) 27-9-27-27 мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

район Пенсия фонды идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия