Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәхмәт хаты-2

22 гыйнвар көнне янгын чыгып йортыбызга зур зыян килде.

Шушындый авыр вакытта ярдәм иткән район администрациясенә, Норма авылы җирлегенә, МЧС хезмәткәрләренә, туганнарыбызга, күршеләребезгә, авылдашларыбызга, классташларыбызга, дусларыбызга, Норма, Кариле, Курмала, Кили, Пүскән, Чапшар авыллары мәчетләренә һәм авыл халкына, Тимирязев исемендәге җәмгыять, “Азат” заправкасы, лицей коллективларына, ярдәмгә килгән шәхси эшмәкәрләргә, барлык изге күңелле кешеләргә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
Аерым рәхмәт сүзләребезне “Икмәк” кулланучылар җәмгыяте идарәсенә һәм коллективына, хезмәттәшләремә, Балтач, Чепья, кулланучылар җәмгыятьләре идарәләре һәм коллективларына җиткерәбез.
Берегезгә дә без күргән афәтне күрергә язмасын! Барыгызга да тазалык-тынычлык белән яшәргә язсын!
Ихтирам белән Вәсилә һәм Ленар Абдуллиннар,
Норма авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хаты