Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәхмәт хаты яки шәфкатьле кешеләрнең күп булуы сокландырды

Бәла аяк астында йөри дип әйтәләр.Безнең гаиләбез белән дә шулай булды.18 нче октябрь көнне кызым белән Казаннан больницадан тикшеренеп кайтып килешли, Урмат авылы янында коточкыч юл фаҗигасенә юлыктык.

Юлда йөргән вакытта бар нәрсә дә үзеңнән генә тормый шул. Юл кагыйдәләрен төгәл генә үтәп,ашыкмый гына кайтып килгән җирдән, каршы як полосадан баручы кинәт кенә килеп чыккан машина белән кара-каршы бәрелештек. 

Шәфкатьле кешеләрнең күп булуына тагын бер кат инандык.Бер билгесез кешеләр безгә ярдәмгә ташландылар. Шундый вакытта бигрәк тә кеше ярдәменә мохтаҗ буласың. Кызым яныннан бер минутка да китмәгән шәфкатьле Арча хатыны Талиягә һәм аның тормыш иптәшенә,Балтач хастаханәсе табибәсе Гөлназ Альфредовнага без бик рәхмәтле. Ашыгыч ярдәм машинасы белән Арча хастаханәсенә алып килгәндә инде туганнарым,мин эшләгән оешманың мәрхәмәтле җитәкчесе Наил Гыйләҗев, хезмәттәшләрем ярдәм кулларын сузарга әзер булып торалар иде. 
Безнең шушындый фаҗигага юлыкканны белгәч,авылдашлар,мине белгән күрше-тирә авыл кешеләре матди һәм рухи ярдәм кулы суздылар. Мин, шушы алдан санап киткән кешеләргә,туганнарыма, хезмәттәшләремә,күршеләргә, барлык Кили авылы халкына ихлас күңелемнән чиксез рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Безне савыктыруда үзләренең көчләрен кызганмаган Арча хастаханәсе хезмәткәрләренә, гомумән,безнең бу хәсрәтне үз йөрәкләре аша уздырган барлык мәрхәмәтле кешеләргә рәхмәтлебез. Берегезгә дә бәла-казалар,борчу-хәсрәтләр килмәсен. Кылган игелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын,гаиләләрегезгә иминлек муллык телибез. Юл кагыйдәсен бозып йорүчеләр үзләрен генә тугел, башкалар турында да уйлансыннар иде. Бер гаепсез кешеләрне күпме газапка салалар бит! 
Рафил Хафизов, 
Кили авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев