Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәхмәт хаты

29 август көнне гаиләбезгә зур кайгы килде. Янгын чыгу сәбәпле, барлык йорт җиребез, каралты-курабыз янып, көлгә әйләнде.

Шушы авыр вакытыбызда ярдәм кулы сузган барлык авылдашларга, күрше авыл халкына, туганнарыбызга, олысына-кечесенә, район башлыгы Рамил Нотфуллинга, Карадуган җирлеге башлыгы Шамил Низамиевка, “Игенче” күмәк хуҗалыгы коллективына, җитәкчесе Булат Зыятдиновка, район социаль яклау бүлегенә, “Ингосстрах” компаниясе җитәкчесе Азат Надыршинга, компания агенты Нурсия Садыйковага, яңа йорт төзүче егетләргә бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Безгә күрсәткән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын, без күргән хәсрәтне берәүгә дә күрергә язмасын.

Олы ихтирам белән Шәриповлар гаиләсе,
Таузар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт сүзе кайгы