Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәхмәт хисләремне җиткерәсем килә

Әлеге хатым аша күңелемдә йөргән рәхмәт хисләремне «Росгосстрах» иминиятләштерү компаниясенең Балтач филиалы коллективына җиткерәсем килә.

Күптән түгел булган янгын афәте йортыбызга зур зыян китерде. Йорт-җиребезне иминиятләштергәндә икеләнүсез «Росгосстрах» компаниясенә мөрәҗәгать иткән идек. Бәхетсезлек очрагы бу компанияне сайлап ялгышмаганлыгыбызга инандырды. Чөнки ситуацияне өйрәнеп, тиешле документларны туплап, экспертизалар үткәреп, «Росгосстрах» компаниясе йортыбызга килгән зыянның тиешле булган суммасын тиз срокларда счетыбызга күчерде.

Аерым рәхмәтемне компаниянең җитәкчесе Айрат Шиһаповка, агент Гөлнур Ханнановага, менеджер Гүзәл Низаметдиновага җиткерәсем килә. Алар үз эшләренең чын осталары, чит кеше кайгысын йөрәкләре аша үткәреп, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булулары белән хөрмәт казанган белгечләр.

«Росгосстрах» компаниясенең Балтач филиалы коллективына рәхмәтемне белдереп, хезмәтләрендә зур уңышлар телим.

Вәсилә Абдуллина, Норма авылы ; фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хисләр