Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

РӘХМӘТ СЕЗГӘ – РӘХМӘТ ХАТЫ ??

30 март иртәсе безнең гаиләгә кайгы китерде...

Җаннарны өшетеп җил елый,

Күк коя туктаусыз яшьләрен.

Яз булып дөньяга яралып,

Гөрләдең, шауладың, яшьнәдең,

Тик «китәм», дип безгә әйтмәдең...

30 март иртәсе безнең гаиләгә кайгы китерде. Аяусыз үлем арабыздан кадерле энебез – Айрат Мансур улы Шәрифуллинны алып китте. Бик юмарт,  кешеләргә ярдәмчел, киң күңелле, җырга-моңга оста, бөтен бәйрәмнәрнең күрке булган энебез Айрат гаиләсенең, якыннарының, әти-әниебезнең ныклы терәге, үзе җитәкләгән «Шанс» компаниясенең алыштыргысыз җитәкчесе иде.

Авыр көннәрдә безнең хәсрәтебезне уртаклашкан Бөрбаш авылы халкына, туганнарга, энебезнең сыйныфташларына, курсташларына, дусларына, хәзер әти-әниебез яшәгән Норма авылы халкына, әти-әниебезнең күршеләренә, киленебез Лилиянең бик туганчыл якыннарына, энебез Айратны, әти-әниебезне хөрмәт иткән бөтен Балтач районы халкына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Барысын да авыр хәсрәтләр әйләнеп үтсен, гаиләләре тыныч, тигез яшәсен дигән теләктә калабыз.

Кыска гына гомерендә бик күп эшләр, изгелекләр кылырга өлгергән энебез рухына кылган догаларыбыз кабуллардан булсын. Аллаһ Тәгалә соңгы урыннарын җәннәтләрдә насыйп итсен!

Елама, табигать, елама,

Ул кояш, нур иде дөньяда.

Тыныч ят, барыбыз бергә без,

Син бөркет буй җитмәс кыяда.

Шәрифуллиннар гаиләсе,

Норма авылы

 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт хаты