Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәхмәтләребез сезгә...

Кариленең Һади Такташ урамына керерлек түгел, дип чаң суккан җирле халык бүген рәхмәтләр укып яши. Ни булган дисезме, шушы көннәрдә әлеге урамга вак таш түшәделәр.

Хәтерләсәгез, "Узган ел көздəн урамыбызны балчык белән тигезлəделәр, артыннан ук көннәр салкынайтты һәм тип-тигез яхшы юл булып калды. Хəзер яз, җебетте, йөрерлек түгел, күп йортларда төзелеш бара, машина бата, җəяү дә йөреп булмый. Безне бер сорау борчый, урамыбызга таш жəяргə тиеш булмадылар микəн? Узган ел авыл советы җитәкчелеге юлларыгызны рəтлибез дип ышандырган иде. Әллә шушы балчык турында әйтүләре булды микән?”, дип хат юллаганнар иде алар быелның март аенда.

Бүген исә “Аллаһыга шөкер, урамнарыбызны рәтлиләр, вак таш түшәлә, хезмәтләре кергән һәркемгә ныклы сәламәтлек, бәрәкәтле көннәр телибез”, дип шалтыраталар.

Шатлыклы хәбәр кабул итүләре ничек күңелле һәм рәхәт.

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар