Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үрнәк булыйк

Карлар эрү белән Балтачыбызда янәдән чүпләр баш калкытты. Бу күренеш безне бер дә бизәми. Район үзәге буларак безнең җирлек калганнарга һәрчак үрнәк булырга тиеш. Шуңа да Балтачыбызны матурлау, чистарту эшенә бергәләп алынсак иде. Шәхси йорт яннарын гына түгел, күпкатлы йортлар, оешма-предприятие тирәләрен җыештыру, биредә тәртип урнаштыру, чүп контейнерлары торган урыннарны...

Карлар эрү белән Балтачыбызда янәдән чүпләр баш калкытты. Бу күренеш безне бер дә бизәми. Район үзәге буларак безнең җирлек калганнарга һәрчак үрнәк булырга тиеш. Шуңа да Балтачыбызны матурлау, чистарту эшенә бергәләп алынсак иде. Шәхси йорт яннарын гына түгел, күпкатлы йортлар, оешма-предприятие тирәләрен җыештыру, биредә тәртип урнаштыру, чүп контейнерлары торган урыннарны тәртипләүгә зур игътибар бирү сорала. Балаларның уен мәйданчыклары да игътибар үзәгеннән читтә калмасын иде. Агачларны, баганаларны агарту хакында да онытмыйк. Чистарту эшләрен бер-беребезгә сылтап җаваплылыктан качмыйк. Яшәгән җиребезнең матур һәм уңайлы булуы үзебез өчен бит. Шуңа да «Киемеңә карап каршы алалар» дигән әйтемне истән чыгармыйк. Хөрмәтле райондашлар, бер-беребезгә ихтирамлы, игътибарлы булып, җир-суларыбызны кадерләп, хөрмәтләп яшик.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев