Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Романтик” та ял итимме, Ушма кирпеч заводында акча эшлимме – кайсын сайларга, диярлек (фото).

Уку елы тәмамланырга санаулы сәгатьләр калып бара. Укучылар түземсезләнеп җәйге ялны көтәләр. Эх, туйганчы йоклау, рәхәтләнеп су керү, кояшта кызыну, саф һавада төрле уеннар, физик хезмәт тә читтә калмый.

Әйе, нәкъ менә шулай итеп күз алдына килә балачак чорындагы сагындырган, көтеп ала торган җәй айлары - имин, тыныч, файдалы һәм серле дә. Бу гадәти күренеш һәрбер гаиләгә хас булырга тиеш сыман. Ләкин арада социаль яктан авыр хәлле гаиләләр дә бар. Балаларны бәла-казалардан саклап калу, аларны булдырмый калу өчен бу очракта өлкәннәр җаваплы. Шул уңайдан балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булып узды.
Белгечләр белән аралашып, үзләренә кирәкле мәгълүмат алыр өчен бирегә авыллардан балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясендә исәптә торучы 29 гаилә чакырылган булган. Тик нигәдер, барлык әти-әниләр дә әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирмәгәннәр, барысы да килмәгән иде. "Имин җәй" темасына багышланган әлеге чараның көн үзәгендә гаилә кыйммәтләре һәм баланың сәламәтлеге, имин тормыш, сәламәт яшәү рәвеше турында һәр гаиләгә кагылышлы актуаль проблемалар күтәрелде.
Җәйге чорда балаларның ялын ничек кызыклы һәм файдалы итеп уздырырга мөмкин булуы турында эчтәлекле чыгышлар яңгырады. Мәсәлән, район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Зиннур Зәйнуллин балаларны каникул чорында район җирлегендәге оешма-предприятиеләргә эшкә урнаштыру хакында мәгълүмат җиткерде: "14-18 яшьлек балалар, килешү нигезендә, Ушма кирпеч заводында эшли алалар. Аларга тиешле эш нормасына карап, бер айга эш урынында 6мең 400 сумнан башлап хезмәт хакы һәм 1 мең 200 сумнан артык мәшгульлек үзәге аша акча бирелә. Аз керемле гаиләдә үсүче балаларга яңа уку елына уку кирәк-яраклары яки кием-салым сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек", диде ул.
Үзәк мәчет имамы Рамил хәзрәт Бикбаев мәчет яны лагеры һәм район мәгариф идарәсе методисты Резида Гаязова исә тернәкләндерү һәм ял итү, мәктәп яны һәм хезмәт лагерьлары турында сөйләде. Бу мөмкинлекләр авыр хәлле яки әти-әнисе эчкече булган гаиләдә үсүче балаларның тамаклары тук, көннәре дус-ишләре янәшәсендә мәгънәле узсын диючеләр өчен бигрәк тә отышлы. Димәк, 1 ай гына булса да, баласы тәрбиядә булачак. Әлеге мәсьәлә район социаль яклау бүлеге белгече Алсу Мөхәммәтшина чыгышында тулырак яктырдылды. Әти-әниләрнең район социаль яклау бүлегенә килеп, "Социаль контракт" нигезендә гаиләсенең вакытлыча гына булса да, финанс ягын хәл итәр өчен килешү төзеп, бер тапкыр бирелә торган материаль ярдәмгә дәгъва кыла алуы турында мәгълүмат бирде.
Утырышка килгән әти-әниләргә файдалы мәгълүматлар күп җиткерелде. Район үзәк хастаханәсенең табиб-наркологы Рашит Шәфигуллин, районара янгын күзәтчелеге бүлегеннән Рәдиф Әхәтов, опекун гаиләләр белән эшләүче Миңнәзия Габделхакова, район эчке эшләр бүлегеннән балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Наил Фәйзрахманов, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге мөдире Гөлнара Әхмәдиева - һәркайсы үз өлкәсе буенча бала тәрбияләүгә һәм гаилә иминлегенә кагылышлы әһәмиятле мәгълүмат җиткерде. Психологик үзәк директоры Гүзәл Закирова уздырган уеннар һәм тестлар әти-әниләргә аеруча тәэсир иткәндер, мөгаен.
Кайсы гына очракта да балаларның уенга алданып, онытылып китүләрен, аларның куркынычсызлык кагыйдәләрен һәм тәртип бозуга да сәләтле булуларын онытырга ярамый, дип искәрттеләр белгечләр. Әлеге утырышны алып барган балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе рәисе, район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов әти-әниләргә тагын бер кат мөрәҗәгать итеп, балаларның җәйге ялын дөрес итеп оештыруны булдырырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, бәла-казаларны булдырмый калуда контрольне ныгытырга кирәклеген төшендерде. Үтеп киткән Халыкара гаилә көне белән тәбрикләп, өйдә гаилә белән бергә табын артына утырып, сыйланыр өчен күчтәнәчләр өләшенде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250