Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Росавиация Татарстанның 20дән артык рейсын субсидияләнүчеләр исемлегенә кертте

Татарстанлылар даими авиарейсларга ташламалы тарифлар буенча билетлар сатып ала алачак.

Росавиация 2021 елда субсидияләнә торган маршрутларны раслады. Исемлеккә Татарстан финанслауда катнашучы «Казан» һәм «Бигеш» аэропортларыннан 17 авиамаршрут кергән, дип хәбәр итә ТР Транспорт министрлыгы.

Татарстан авиакомпаниясе Казаннан Пермь, Түбән Новгород, Самара, Барнаул, Чиләбе, Кемерово, Әстерхан, Махачкала, Волгоград, Омск, Воронеж һәм Ярославль рейсларын ташламалы бәядән башкарачак.

Россиянең башка төбәкләре авиакомпанияләре Казаннан Брянск һәм Ростов-на-Дону, шулай ук Түбән Камадан, Ростов-на-Дону, Краснодар һәм Новосибирск маршрутларын гамәлгә ашырачак.

«Субсидияләнә торган маршрутлар исемлегенә Татарстан финанслауда катнашмый торган юнәлешләр дә кертелгән. Аерым алганда, Казаннан Архангельск, Калуга, Кострома, Липецк һәм Төмәнгә рейслар бар», – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Махсус тарифлар буенча даими рейслар төбәк авиапассажирлар йөртүнең һәркем өчен ачык булуын тәэмин итәргә тиеш.

Тулырак мәгълүмат: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авиарейслар