Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Роспотребнадзор татарстанлыларга Качману коенулары буенча киңәшләр бирде

Йөрәк авырулары булган кешеләргә суда коенудан баш тартырга туры киләчәк.

Качману коенулары чыныккан һәм КРВЙ (ОРВИ) симптомнары булмаган татарстанлыларның сәламәтлеге өчен куркынычсыз булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

«Безнең ел саен бер үк тәкъдимнәребез бар. Бу эш белән  моңарчы да шөгыльләнгән, ягъни чыныгу этаплары узган сәламәт кешеләргә коену файдага», - дип билгеләп үтте спикер.

Любовь Авдонина ассызыклаганча, әгәр бу беренче коену икән, табиб белән киңәшләшергә һәм шунда ук суга чумарга түгел, ә алдан әзерләнергә кирәк.

Су коену өчен махсус җиһазландырылган урыннарны сайларга кирәк, суны ТР Роспотребнадзор тикшерәчәк. Ә температурасы һәм ОРВИ симптомнары белән коену катгый тыела. Шулай ук Качману коенуыннан йөрәк авырулары булган кешеләргә баш тартырга кирәк,чөнки температураның кискен алышуы аларның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: качману