Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Роспотребнадзорда балаларга татлы бүләкне ничек дөрес сайларга кирәклеге турында сөйләделәр

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балаларга бирелә торган бүләкләр Роспотребнадзорның ТР идарәсе белән килештерелгән, ата-аналар өчен борчылырлык сәбәп юк.

Роспотребнадзорда балаларга татлы бүләкләрне ничек дөрес сайларга кирәклеге турында сөйләделәр. Ата-аналар өчен киңәшләр белән ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта идарә җитәкчесе Марина Патяшина чыгыш ясады.

«Бүләкне сайлаганда, беренче чиратта, составына игътибар итәргә кирәк, ул табигый һәм буяуларсыз булырга тиеш. Шулай ук товарның яраклылык срогына да игътибар итәргә кирәк. Моннан тыш, составында аллергеннар булырга тиеш түгел, әйтик, арахислы татлы бүләк сатып алырга киңәш ителми», — дип киңәш итә Марина Патяшина.

Өйдә бүләкне 15-17 градус температурада сакларга кирәк, югыйсә шоколад ак катлам белән капланырга мөмкин.

«Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә бирелә торган балалар бүләкләре Роспотребнадзор белән килештерелгән. Әти-әниләргә борчылырлык сәбәп юк", - дип нәтиҗә ясады Патяшина.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Роспотребнадзор файдалы киңәшләр