Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Россия Федерациясе Президенты сайлаулары иң ачык һәм үтәкүренмәле булачак

Татарстанда территориаль һәм участок сайлау комиссияләре вәкилләре өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комииссиясе тарафыннан оештырылган уку-семинарлары сериясе башлана.

Аеруча да игътибар мобиль сайлаучылар – чираттагы ялда, эшлекле сәфәрдә, яки яшәү урыны буенча исәптә торган Россия гражданнарын белән эшләүгә юнәлтеләчәк. Сайлаучы үзенә уңайлы участокта тавыш бирә алсын өчен, аңа кичекмәстән дәүләт хезмәтләре сайтында онлайн-гариза тутырырга кирәк, гаризаны күпфункцияле үзәктә яки территориаль сайлау комиссияләрендә 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр, ә 25 февральдән башлап теләсә-кайсы участок сайлау комиссияләрендә тутырырга мөмкин.

Моннан тыш, укытуның төп темасы участок сайлау комиссиясе әгъзаларының КОИБ, ягъни сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы белән эшләү булачак.

Һәр КОИБ бюллетеньнәрне кертү өчен сканирлы җайланма белән җиһазландырылган, һәм ул бер бюллетеньне бер мәртәбә генә кабул итә. Моннан тыш,сканирлаучы җайланма бюллетеньнең кайсы участок комиссиясенә каралганын билгеләргә мөмкинлек бирә, әгәр дә бюллетень икенче участокныкы икән, ул тавыш бирүләрне санаганда исәпкә алынмый. Тавыш бирү нәтиҗәләрен “Хакер ...” ярдәмендә эшләү мөмкин әйбер түгел, чөнки әлеге комплекс Интерент челтәренә ялганмаган.

Укыту шулай ук гамәли якны – шикаятьләрне, гаризаларны карау, сайлаучылар исемлеге, беркетмәләр белән эшләүне дә да үз эченә ала. Семинар коммиссия әгъзаларының тавыш бирү көнне эшчәнлеген ныгытуга юнәлдерелгән эзлекле уен белән төгәлләнә.

“КОИБны, яңа форматта тавыш бирүне кертү урыннардагы сайлауларны сайлаучылар өчен гаять тә уңайлы шартларда, тагын да ачыграк һәм үтәкүренмәлерәк башкарырга мөмкинлек бирә”, дип аңлата Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Рәфкать улы Шаһиәхмәтов.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президенты сайлаулары 2018 елның 18 мартында узачак.

Сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту Балтач районында 24 гыйнварь көнне, район мәдәният үзәгендә узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар