Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Россия кешеләрендә электрон паспорт барлыкка килүе ихтимал

Паспортны чиплы пластик карта формасында ясап, халыкка таратачаклар.

(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Россия Хөкүмәте кешеләрнең кәгазь паспортларын электрон паспортларга алмаштыру турында фикер алыша. Бу турыда "Ведомости" хәбәр итте.

Әлеге инициатива концепциясе турында фикер алышу инде биш ел дәвамында бара. 2021 елдан башлап, Россия халкын электрон паспортларга күчерергә җыеналар.

Электрон паспортта берничә документ берләштереләчәк. Монда СНИЛС, машина йөртү таныклыгы һ.б. булыр дип планлаштырыла. Паспортны чиплы пластик карта формасында ясап, халыкка таратачаклар.

Бу документ ярдәмендә кешеләр дәүләт хезмәтләрен һәм реестрларын куллана алачак. Хезмәт күрсәтүләр турында язма электрон рәвештә теркәләчәк.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт