Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Россия халкы метеор агымының активлыгын күзәтә алачак

Исәпләүләр буенча, күк күренеше 30 минут дәвам итәчәк һәм төннең икенче яртысында булачак.

(Казан, 21 ноября, "Татар-информ"). Пәнҗешәмбедән җомгага каршы төндә Альфа-Моноцеротида метеор агымының активлыгы артуы күзәтеләчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Астроном Александр Якушечкин билгеләп үткәнчә, гадәттә әлеге метеор агымы актив түгел, әмма 22 ноябрьдә 7.50 сәгатьтә күрсәткечләр кискен артырга мөмкин. Аның сүзләренә караганда, кабыну 30 минут чамасы дәвам итәчәк, әмма башлангыч мәгълүматларның билгесезлеге аркасында, күк күренеше алдан, төннең икенче яртысында күзәтү яхшырак.

Якушечкин аңлатуынча, ул метеорлар буенча белгечләр Питер Дженискенс һәм Эско Лийтинен тикшеренүләренә нигезләнә.

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: метеорит