Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Россия көне бәйрәме уңаеннан киләсе атнада өч көн рәттән ял була

Шимбәгә туры килгән бәйрәм көне 14 июньгә, дүшәмбегә, күчерелә.

12 июньдә Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан Татарстанда яшәүчеләрне кыска эш атнасы көтә. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте искә төшерә.

«РФ Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә 12 июнь — Россия көне, эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Россия Хезмәт кодексының 112 маддәсенең 2 өлеше буенча, ял көне һәм эш көне булмаган бәйрәм көне бер көнгә туры килгәндә, ял көне эш көненә күчерелә», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

Быел 12 июнь шимбә көнгә туры киләчәк. Шуңа күрә ул 14 июньгә, дүшәмбе көнгә, күчерелә. 11 июньдә эш вакыты бер сәгатькә кыскартылачак.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яллар Рәсәй көне