"Сабантуй" ял һәм спорт паркында иртәнге сәгать 9.00да пляж футболы һәм пляж волейболы ярышлары башланып китә.
Уеннар 15.00 сәгатькә кадәр дәвам итә. Җиңүче командалар күчмә кубокка истәлек бүләкләренә ия булачак. 10.00 - 12.00 сәгатьләрдә пневматик винтовкадан ату оештырыла. Шулай ук 10.30 - 11.00 сәгать аралыгында күңелле эстафета булыр дип көтелә.
Сәгать 11.00дә райондашларыбызның иң яраткан спот төрләренең берсе булган ат ярышы башланып китәчәк. Ул елдагыча парк янындагы ат чабышы мәйданында узачак. Бәйрәм сәламе булып дәртле җыр-биюләр тәкъдим ителә.
Кичке сәгатьләрдә дә күңел ачу чаралары дәвам итә. Бистә үзәгендәге "Балтач" ял паркына, СМУ микрорайонындагы спорт мәйданчыгына һәм "Хыял" яшьләр үзәге янәшәсенә ачык һавада үткәреләчәк кичке уен һәм ярышларга чакырып калабыз.
Район яшьләр эше һәм спорт бүлеге, "Факел" яшүсмерләр клубы, "Хыял" яшьләр үзәге белгечләре һәм мәдәният хезмәткәрләре җитәкчелегендә оештырылган бәйге-уеннарда катнашып бүләкләр отыгыз.
Хөрмәтле райондашлар, Россия көнен бергә һәм бердәм булып, күңел ачып үткәрик. "Сабантуй" паркында барчагызны да көтеп калабыз. Рәхим итегез!!!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев