Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Россия лидерлары» конкурсы финалисты компаниясе Иннополис резиденты булды

Виктор Никитинның «Бипиум» платформасы программистларсыз корпоратив кушымта төзергә мөмкинлек бирә.

Махсус икътисадый зона (МИЗ) «Иннополис» проекты «Россия лидерлары» конкурсы финалисты Виктор Никитин җитәкләгән компания булды. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты сайтында хәбәр ителә.

«Бипиум» ҖЧҖ, 2019 елгы Татарстан Республикасы Президентының кадрлар резервы катнашучысы һәм «Россия лидерлары» ВКУ финалисты Виктор Никитин җитәкчелегендәге Иннополис резиденты булды», - диелә хәбәрдә.

Компания программистлар катнашыннан башка биг-дата һәм нейрон челтәрләренең алымнары хисабына корпоратив кушымталар эшли.

«Бипиум» - барлыгы 550 эш урыны булдырылачак «Иннополис» МИЗ 10 яңа резидент һәм партнерларының берсе. Узган дүшәмбе, 24 августта, игълан ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 30,8 млрд булган әлеге компанияләрнең проектлары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган Совет утырышында расланды.

Фото: «Татар-информ»/Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иннополис россия лидерлары