Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Россия югары уку йортларында футурологлар әзерли башлаячаклар

Мондый белгечләргә бизнес, мәгариф системасы, дәүләт идарәсе органнары ягыннан ихтыяҗ актив үсә.

Россия югары уку йортлары магистратуралары киләчәк белән эшләү буенча белгечләр әзерли башлаячак, беренче белгечләрне якындагы биш елда чыгару көтелә, дип сөйләде РИА Новости агентлыгына «2035 ел университеты» ректоры Нина Яныкина.

Ул бүгенге көндә күп кенә илләрдә «футуролог» (Future Studies) юнәлеше буенча махсуслашкан магистратуралар эшләтеп җибәрелүен искәртте. Бу программаларда киләчәк белән профессиональ эшләүче: озак сроклы үсеш стратегияләрен төзи һәм проектлар, технологияләр һәм феноменнарның перспективалылыгын бәяли белә торган белгечләр әзерлиләр.

Аның фикеренчә, тиешле белем бирү стандарты Россиядә дә барлыкка киләчәк, чөнки мондый белгечләргә бизнес, мәгариф системасы, дәүләт идарәсе органнары ягыннан ихтыяҗ актив үсә. 

Тулырак: ТИ

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: футуролог