Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Россиядә алкогольне мобиль кушымта буенча сатып алырга рөхсәт ителәчәк

Мәскәүдә 2020 елның беренче яртысында электрон паспортлар буенча алкоголь һәм тәмәке продукциясен сату буенча экспериментны башларга планлаштыралар.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Киләсе елда Мәскәүдә алкогольне мобиль кушымта буенча сатып алырга мөмкин булачак. Бу хакта «Известия» газетасына биргән интервьюсында РФ вице-премьеры Максим Акимов хәбәр итте.

Әлеге яңалык электрон паспортларны кертү буенча эксперимент кысаларында тормышка ашырылачак. Шулай итеп, алкоголь яки тәмәке продукциясе сатып алганда, документларның кәгазь версиясен күрсәтү урынына, мәскәүлеләргә кесә телефоныннан файдалану да җитә.

"Мәскәүдә экспериментны 2020 елның беренче яртысында башларбыз дип уйлыйм», - дип сөйләде РФ вице-премьеры.

Кушымтадан файдалану өчен, аны күчереп алырга, аннары аутентификация узарга һәм аны дәүләт хезмәтләре Порталы белән синхронлаштырырга кирәк булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе