Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Россиядә гыйнварда бәясе арткан продуктлар билгеле булды

Аларның бәяләре мартта төшә башлаячак, чөнки яңа уңыш кайтачак.

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Россиядә гыйнварда кыяр, бәрәңге һәм макарон бәясе күпкә арткан. Бу турыда Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Шулай итеп, 1 гыйнвар белән чагыштырганда 17 гыйнварга кыяр җитештерүчеләр бәяне арттырган, әлеге яшелчәнең бер килограммы 107,3 сум тәшкил итә. Бәрәңге 8,4 процентка (16,5 сум), помидор 3, 8 процентка (108 сум), кишер 3,2 процентка (16,3) арткан. Макарон эшләнмәләренең дә бәяләре дә 6,6 процентка ягъни 42,5 сумга кадәр күтәрелгән. Кош, сарык һәм дуңгыз ите 1,7 процентка, карабодай ярмасы 1,8 процентка арткан.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында аңлатуларынча, яшелчә бәяләре арту сезонга һәм уңыш запасы кимүгә бәйле. Аларның бәяләре мартта төшә башлаячак, чөнки яңа уңыш кайтачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәяләр арта