Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Россиядә иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр билгеле

Җитештерү, транспорт, күчемсез милек һәм төзелеш өлкәләре вакансияләр саны буенча лидерлар рәтендә.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»). Транспорт, төзелеш өлкәләре, шулай ук җитештерү, файдалы казылмалар чыгару сәнәгате һәм күчемсез милек тармаклары югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр саны буенча лидер санала. Бу хакта ТАСС агентлыгы Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«Җитештерү, транспорт, төзелеш, файдалы казылмалар чыгару сәнәгате һәм күчемсез милек өлкәләре - аена 80 мең сум һәм аннан да югарырак хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр саны буенча лидерлар рәтендә», - дип белдерделәр ведомствода.

Инженерлар, прораблар, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар, төзелештә участок башлыклары, бульдозер машинистлары, маркшейдерлар, йөк транспорты шоферлары, транспорт ремонтлау буенча механиклар һ.б. югары хезмәт хакына өметләнә ала.

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә искәртүләренчә, очучылар, капитан ярдәмчеләренең хезмәт хакы 300-400 мең сумга җитә.  

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакансия