Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Россиядә халык санын алу беренче тапкыр интернет аркылы оештырылачак

“Ил буенча халык санын алучылар планшетлар белән йөриячәк”, - ди Наталья Гатауллина.

(Казан, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Россиядә халык санын алу беренче тапкыр интернет аркылы сынап каралачак. Бу хакта журналистларга Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина хәбәр итте.

“Гомумән, ил буенча халык санын алучылар планшетлар белән йөриячәк, аларның планшет компьютерларында эшли белүләренә яисә шунда эшләргә өйрәтүгә юнәлтеләчәк. Халыктан алынган мәгълүматны белгечләр планшетларга теркәп барачак, планшет төп җайланмага әйләнәчәк”, - диде ул.

Җитәкче сүзләренчә, барлыгы 996 регистратор җәлеп ителгән, алар хәзерге вакытта материаллар тапшыра. “Бүгенге көндә бездә халык санын алу буенча республика һәм муниципаль үзәкләре эшли. Быел аларга 130дан артык кешене, шул исәптән инструкторлар һәм башка белгечләрне җәлеп иттек. Беренче тапкыр халык санын алуны интернет аша узу мөмкинлеге күз алдында тотылачак”, - диде ул.

“2020 елда Татарстанда вакытлы җанисәп алучы составына 7,2 меңнән артык кеше җәлеп ителәчәк. Халык санын алуда никадәр кеше катнашканын күз алдына китерәсездер”, - ди Наталья Гатауллина.

Хәзер белгечләр бөтен республика буенча торак пунктлардагы йортларның төгәл исемлекләрен әзерли, шулар нигезендә Татарстан җанисәп алуның оештыру планнарын төзиячәк. “Халык санын алу барышында без халыкны яшәргә урнаштыру өчен мөмкин булган барлык биналарны да карап чыгачакбыз. Шуңа күрә бу мәгълүмат алдан ук оештыру планына кертелергә тиеш”, - диде Наталья Гатауллина.

  • Россиядә Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның 1 октябреннән башланачак. Аның нәтиҗәләре буенча белгечләр хәзерге Россия җәмгыяте — халык саныннан алып демография, икътисад һәм социаль өлкә мәгълүматларына кадәр беләчәк.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык саны