Россиядә шикәр комы һәм йомырка аеруча нык кыйммәтләнгән
Бәяләр декабрь аенда күтәрелгән.
(Казан, 11 гыйнвар, "Татар-информ"). Росстат 2018 елда куллану бәяләре аналитикасын бастырып чыгарган. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.
Статистикадан күренгәнчә, барыннан да элек азык-төлек (4,7 процентка) кыйммәтләнгән. Шикәр комының бәясе – 28,9, йомырка – 26, ит 10 процентка диярлек арткан.
Бәяләр декабрь аенда аеруча нык күтәрелгән. Биредә, беренче чиратта, яшелчә һәм җиләк-җимеш турында сүз бара.
Азык-төлек булмаган товарлар арасында тәмәке – 10, дарулар – 4,6, бензин 9,4 процентка кыйммәтләнгән.
Фото: архив tatar-inform
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев