Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Россиядә туплау пенсиясен 2021 елга кадәр туктатып тормакчы булалар

Әгәр канун проектын хупласалар, ул федераль бюджеттан Пенсия фонды бюджетына күчерелгән трансферт финанс чыгымын 550 миллиард сумга киметәчәк.

Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына 2020 ел азагына кадәр туплау пенсиясен туктатып тору турындагы канун проектын тикшерүгә юллады.

"Канун проекты нигезендә 2020 елда мәҗбүри пенсия иминиятенә кертелгән түләүләрне тулы күләмдә искәпкә алу бурычы куелган", - диелә әлеге документ белешмәсендә. "Известия" чыганагы аның Министрлар кабинеты сайтында чыккан версиясына сылтама биреп яза.
Билгеләп үтелгәнчә, әгәр канун проектын хупласалар, ул федераль бюджеттан Пенсия фонды бюджетына күчерелгән трансферт финанс чыгымын 550 миллиард сумга киметәчәк.

Россия хөкүмәте 2018 елның 1 гыйнварыннан пенсиянең индексациясен билгеләде. "Инфляциягә карата фаразларның 3,2 проценттан түбәнрәк булуына карамастан, индексацияләү күләме 3,7 дип хупланган", - дип белдерде илнең хезмәт һәм социаль үсеш министры Максим Топилин.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250