Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Россиягә Белоруссиядән алма һәм груша кертүне тыйдылар

Белоруссия азык-төлек санкцияләре кертелгән илләрдән Россиягә продукция китерә ала, дип искәртә күзәтчелек хезмәте.

(Казан, 10 апрель, “Татар-информ”). Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге 12 апрельдән Белоруссиядән алма һәм груша кертүне тыя. Чөнки Белоруссия үз продукциясе сыйфатында Россиягә азык-төлек санкцияләре кертелгән илләрдән продукция кертә ала, дип искәртә күзәтчелек хезмәте. Бу хакта Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Данквертка сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә.

Сергей Данкверт сүзләренчә, 1 апрельдән 7 апрельгә кадәр Россия чигендә шундый продукция төялгән документларсыз 36 машина тоткарланган. Ул җиләк-җимешләрне законсыз кертергә омтылуларын әйткән.

Моннан тыш, Белоруссиянең фитосанитария хезмәте белорусларның җиләк-җимешләре дип сертификацияләгән алма һәм груша белән 66 машина тоткарланган. Әмма, Данкверт искә төшергәнчә, узган ел "белорус хезмәттәшләре безгә үзебезнең алма һәм грушаның февраль аенда ук тәмамлануын белдергән иде".

 

Фото: архив tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе