Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рөстәм Нәбиев күз яшьләре белән елый: «Аны бәхетле итәсем килде, тик җитешмәдем»

Рөстәм үзенең моннан ел ярым элек вафат булган әтисен сагына.

Танылган блогер Рөстәм Нәбиев үзенең сәхифәсендә күз яшьләре белән елап утырган видео куйган. Рөстәм үзенең моннан ел ярым элек вафат булган әтисен сагына.

«Бик сагынам әтине. Әйе, ул бик катлаулы кеше иде. Берничек тә төзәтеп булмаслык хаталар ясады. Бәлки, беркайчан да гафу итмәслек хаталардыр... Тик мин аны гафу иттем. Чөнки мин аның улы. Мин әтинең үз тормышымда булуын теләдем. Минем аны бәхетле итәсем килде, тик мин җитешмәдем. Әтигә бер тапкыр да „яратам“ дип әйткәнем булмады. Ә бит мин аны бик яратам. Исән чакта әти-әниләрегезнең кадерен белегез», — дип сөйләгән анда блогер.

Популяр блогер, паралимпияче Рөстәм Нәбиев бер әңгәмәсендә үзенең яшь ярымлык чагында әнисез калуын һәм аның үлемендә әтисе гаепле булуын сөйләгән иде.

«Әни 1993 елның сентябрендә үлде. Аны үтерделәр. Мин ул чакта кечкенә идем, аны бөтенләй хәтерләмим. Безне апа тәрбиягә алды, — дип сөйли Рөстәм күз яшьләрен тыя алмыйча. — Бу — әти иде. Ул аны аффект халәтендә үтерүен сөйләде, аңа әни турында кемдер начар сүз әйткән, ә ул ышанган. Мин барысын да белмим. Буып үтергән», — диде ул.

«Бары тик көчле кешеләр генә кичерә белә. Аны гафу итүегез һәм бөтен кимчелекләре белән кабул итүегез — әтиегез өчен эшләгән иң зур яхшылыгыгыз»;

«Сез аны кичереп бәхетле иттегез»;

«Комментарийларны укып, шок халәтендә калдым. Әниегезнең үлеменә әтиегез сәбәпче икәнне белмәгән идем. Һәм сез аны кичергәнсез! Әти-әниегез арасында ни килеп чыкканын беркем дә белми, әлбәттә, мондый фаҗига яхшы тормыштан килеп чыкмагандыр. Тик безгә кичерә белергә кирәк. Аллаһы тәгалә шулай кушкан»;

«Хәтта тыңлавы да авыр. Әтиеңне сторисларда күрсәтүеңне әле дә хәтерлим. Сезнең арадагы ярату хисе ярылып ята иде» кебек эчтәлектәге комментарийлар калдырганнар Рөстәмгә видеоны караган дуслары.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Нәбиев