Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рөстәм Нәбиев сөенече белән уртаклашты

Миңа ышануыгыз өчен рәхмәтләремне белдерәм, ди блогер.

Рөстәм Нәбиев «Top people Russia» премиясендә «Халык блогеры» дигән исемгә лаек булган. Әлеге чарада Россиянең иң уңышлы, билгеле кешеләре төрле номинацияләрдә бүләкләнә. Бу хакта «Интертат» яза.

«20 яшемдә мин бу хакта уйлый да алмый идем. Хәтта хыялымда да мин үземне блогер итеп күрмәдем. Мин беркайчан да дөньякүләм мәхәббәт казанырга омтылмадым — мин бары тик кешеләргә ярдәм итәргә теләдем.

Әмма соңгы 10 елда минем белән булган вакыйгалар миңа чын миссиямне күрсәтте. Мин кешеләргә ярдәм итеп кенә калмыйча, моңа башкаларны да өйрәтергә тиешмен. Бүгенге бүләк — минем дөрес юнәлештә баруымны күрсәтә.

Сезнең ярдәм һәм теләктәшлектән башка болар берсе дә булмас иде. Миңа ышануыгыз өчен рәхмәтләремне белдерәм.

Алда безне тагын да кызыклырак, озынрак юл көтә. Ул гади булыр дип уйламыйм. Ләкин берни эшләмичә утырганчы, кечкенә адымнар белән дөньяны тагын да матуррак итү яхшырак.

Барыгызны да кочаклыйм. Сезнең Рөстәм Нәбиев», — дип блогер, үзенең уңышлары турында пост язып куйган.

 Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рөстәм Нәбиев