Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ростов на Донудан кадәр килеп хәлвә саттылар

”Ышанмасагыз, документларымны күрсәтәм”, ди сатучысы

Кичәге ярминкәдә хәлвә сатарга дип Ростов на Донудан кадәр  килгәннәр.”Ышанмасагыз, документларымны күрсәтәм”, ди сатучысы. Шәхси эшмәкәрләр икән, хәлвә ясый торган өч завод белән хезмәттәшлек итәбез, ди, бар да килешү нигезендә.  Ул якларда көнбагыш басулары җәйрәп ята, симәнкәләре дә бик тәмле. Алып килгән хәлвәләрен дә тәмле дип алдылар. Тәмләп карарга да ярады. Шоколадлысын күбрәк алдылар,  йөземлесе, чикләвеклеләре дә күп үтте. Арзан түгел, мәсәлән, шоколадлысының килосы 300 сум. Әле Балтачка  беренче тапкыр гына килүләре, интернеттан ярминкә буласын күргәннәр дә, район хакимияте белән элемтәгә кергәннәр. Без дә алдык шоколадлы хәлвәне, чыннан да, тәмле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярминкә