Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Роза чәчәкләрен оста ясадылар. Кемнәр?

Инвалидлар ункөнлеге якынлашкан көннәрдә, 27 ноябрь "Факел" яшусмерләр клубы "Фикердәш"ләрне җыеп, күңелле чара уздырдылар.

Бер караганда гади генә кул эшеннән күз явын алырлык роза чәчәкләрен ясагач, үзебезгә дә бик ошады һәм аларны истәлеккә алдык. Әдилә кабаттан безне үз дәресенә чакрып калды. Аннан соң, "Үзебезнең уен" дип аталган интеллектуаль уеннар уткәрделәр. Зәңгәр экранда яктыртылып барган төрле сорауларга да тиз җавап таптык, уен арасында "Җыр" тәнәфесендә тукталып, барыбызда бергәләп җырлар җырладык. Соңыннан "Факел" клубы хезмәткәрләре безне чәй табынына дәшеп, кунак иттеләр. Шушы матур чара оештырып, безне хөрмәт итеп чакырган өчен "Факел" клубы җитәкчесе Азат Зәкиевка һәм хезмәткәрләренә зур рәхмәт.

Чулпан Габделганиева,
Кариле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фикердәш клубы