Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәшит абый Ильясов безне Казанга экскурсиягә алып барды...

6нчы гыйнвар көнне "МДСУ-1" оешмасы җитәкчесе Рәшит абый Ильясов безне, үз коллективында эшләүче хезмәткәрләрнең балаларын, Казанга экскурсиягә алып барды.

Безне экскурсоводлар шәһәрнең матур урыннары буйлап йөрттеләр. К.Тинчурин театрында тамаша карадык, сәүдә үзәгендәге музейда булдык, клоуннар белән күңел ачтык, алар безгә фокуслар да күрсәттеләр. Аннары "Әкият" курчак театры янындагы Боз Сараена бардык. "Туган авылым" кафесында сыйланып, кайтыр юлга чыктык. Безнең кышкы ялыбыз сагынып искә алырлык, шушындый матур вакыйга белән истә калды. Моның өчен Рәшит абыйга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Фото: http://inkazan.ru/post-scriptum/
Бертуган Зилә һәм Илшат Вәлиевлар, Балтач бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250